Ирекле янгын җәмгыяте хезмәткәрләре, 42 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге белән берлектә, янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәтү-кисәтү чарасы үткәрделәр

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Ирекле янгын җәмгыяте хезмәткәрләре, 42 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге белән берлектә, балалар иҗат үзәге базасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәтү-профилактик чарасы үткәрделәр.

Балаларга барлык янгыннарның күпчелеге кешеләрнең үз гаебе белән килеп чыга, дип сөйләделәр. Чөнки ут чыгу өчен шырпы яки янучан куркыныч матдәләр белән саксыз эш итү дә җитә. Кызганыч, күп кенә кешеләр моны оныта. Чөнки ут кешене имгәтеп кенә калмыйча, үлем сәбәбе дә булырга мөмкин.

Ә иң мөһиме - балалар янгын сүндерүче киемен ничек дөрес кияргә, янгын сүндергечне ничек кулланырга, янгын гидрантыннан ничек файдаланырга һәм ничек беренче медицина ярдәме күрсәтергә кирәк булуы хакында гамәли күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International