Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 28 апрелендәге 792-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, 2020 елга кадәр тәмәке продукциясен, дару препаратларын, җиңел сәнәгать товарларын, шиннар һәм покрышкаларны, хушбуйларны һәм ислемайларны, фотокамераларны һәм фотовспышкалар мәҗбүри маркировкалау кертелә.
Маркировка - ул махсус код, аны һәр төргәктә яки биркада мөһерлиләр. Кодта товар турында уникаль мәгълүмат шифрланган. Товарлар җитештерү һәм сатуда катнашучылар кодны сканерлый һәм мәгълүматны маркировкалау системасына төшерә. Кодлар буенча һәр товарны карап чыгарга мөмкин булачак.
Россиядә маркировкалау 2016 елдан башланды — туннар өчен «маркировка” һәм алкоголь өчен - ЕГАИС, ә 2017 елдан ит, сөт һәм балык өчен - «Меркурий».
Дарулар, тәмәке һәм аяк киеме өчен Россия Хөкүмәте эксперимент башлап җибәрде: җитештерүчеләр һәм сатучылар дәүләт системасында ирекле һәм бушлай теркәлә һәм маркировка белән ул мәҗбүри дип игълан ителгәнгә кадәр эшли башлый ала.
Экспериментта катнашу өчен «Честный знак” сайтында гариза калдырырга кирәк. Бу аерым проектлар белән һәр өлкә өчен илкүләм маркировкалау системасы. Экспериментта катнашу бизнеска эчке исәп системаларын вакытында яңартырга, алдан, кирәк булган очракта, сканерлаштыручы җиһазлар сатып алырга, үз хезмәткәрләрен укытырга мөмкинлек бирәчәк. Тест режимында эшләү система белән эшләгәндә хаталар килеп чыгу куркынычын киметергә һәм аны мөмкин кадәр уңайлы итеп кертергә мөмкинлек бирә.