Ютазы районының Урыссу поселогында туташлар һәм ханымнар арасында "Халисә" Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Конкурста катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм имам-мөхтәсиб Марат Мәрданшин мөрәҗәгать иттеләр.

Районда Коръән уку бәйгесе икенче тапкыр уза. Аны әнисе Хәлисә хөрмәтенә Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин район хакимияте ярдәме белән үткәрә.

«Халисә» Бөтенроссия конкурсының жюри рәисе - Әйшә ханым Мәрданшина.

Анда төрле төбәкләрдән, әйтик, Удмуртиядән, Башкортстаннан һәм Татарстан районнарыннан килгән 24 Коръән укучы катнашты.

Ә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән чарада катнашучыларны аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов котлады.

Ул бәйгедә катнашучы гүзәл затларга һәм алар өчен җан атарга килгән якыннарына исламда хатын-кызның роле турында сөйләде.

Конкурс ел саен мөселман хатын-кызларын Ислам турында чын белемгә тарту, хатын-кызлар арасында Изге Коръән белән кызыксынуны арттыру һәм халыкны дин буенча мәгърифәтле итү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International