Балалар иҗат үзәге базасында районның белем бирү учреждениеләре укучылары арасында янгын сүндерү-гамәли спорт буенча ярышлар узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Ярышлар теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Теоретик өлештә катнашучылар янгын куркынычсызлыгы темасы буенча 15 сорауга җавап бирделәр . Гамәли эстафетада янгын сүндерүченең хәрби киемен кию, шартлы рәвештә зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү, порошоклы ут сүндергеч ярдәмендә янгын чыганагын сүндерү, шулай ук янгын җиңсәләрен тоташтыру күнекмәләре һәм шартлы янгын чыганагына янгын сүндерү автомобиленнән су бирү практик биремнәре бар иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урында - «Г. Вильданов исемендәге Каразирек урта мәктәбе" МБББУ, 2 урынга Урыссу гимназиясе лаек булды, 3 урын -Ютазы урта мәктәбендә. Җиңүчеләр күчмә кубок һәм медальләр белән бүләкләнде. Әлеге ярышларны ел саен үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International