1.1. «Лаеклыларга – лаеклы бүләк» район конкурсы йорт яны территорияләрен карап тотуны, төзекләндерүне һәм яшелләндерүне яхшырту буенча халык инициативасын үстерүгә, халыкны торак фондының сакланышын тәэмин итү эшендә катнашуга җәлеп итүгә, Ютазы муниципаль районы территориясендә яшәү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруга юнәлтелгән.
1.2. Конкурсны үткәрү вакыты: агымдагы елның август ае.
1.3. Конкурс алты төркем буенча үткәрелә:
- "Үрнәк торак пункты» - авыл җирлекләре арасында;
- «Үрнәк ишегалды” – күп катлы йортлар ишегаллары арасында;
- «Иң актив күпфатирлы йорт ишегалды-2021" - күпкатлы йортларның ишегаллары арасында;
- «Үрнәк йорт һәм йорт яны участогы» - Урыссу поселогының шәхси секторындагы йортлар арасында;
- «Үрнәк предприятие, оешма, учреждение” - район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре арасында;
- «Халыкка хезмәт күрсәтүгә өлеш»
1.4. Конкурста катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 22 августына кадәр тапшырыла:
- авыл җирлекләре, предприятие, оешмалар, учреждениеләр вәкилләре, Урыссу поселогының шәхси секторында яшәүчеләр - Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә, Пушкин ур., 38 (100 нче бүлмә) адресы буенча, конкурс буенча барлык сораулар да - 2-67-71 телефоны яки э/адрес: oks_jutaza@mail.ru буенча.
- йортлар вәкилләре (йорт буенча җаваплылар) - идарәче оешмаларга (ИК, ТМШ).
1.5. «Лаеклыларга – лаеклы бүләк» конкурсы турында нигезләмә Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында / file/jutaza/File/ (Положение на конкурс.doc) бирелгән.
1.6. Бәйге ел саен Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә.