1 июнь - Балаларны яклау көне - балалар турында кайгыртырга, кечкенәләрнең проблемаларына игътибарлырак булырга өнди торган балачак бәйрәме.
Бу бәйрәм көнендә Гаилә паркында Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан мәкәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Саумы, кояшлы җәй!" дип исемләнгән күңел ачу-үстерү уен программасы үткәрелде. Балалар бик теләп күңелле ярыш уеннарында һәм әдәби конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, яраткан әкият геройларын исләренә төшерделәр. Чара ахырында балалар татлы призларга лаек булды.