Халыкара балаларны яклау көнендә – балаларга бәйрәм

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бәйрәм уңаеннан биредә батутлар куелды, күңел ачу чаралары оештырылды. «Ютазы йолдызлары», «Грация» иҗат бию коллективлары, яшь җырчылар, малайларга һәм кызларга иң яхшы концерт номерлары бүләк иттеләр, барысында да яхшы кәеф тудырырга тырыштылар. Балалар асфальтта рәсемнәр ясады, рәхмәт хисләре белән районның шәхси эшмәкәрләре Сорокина, Полтьева, Гафиятуллина, Биктимеров һәм Кубашева бүләк иткән тәм – томнар һәм соклар кабул итеп алдылар.

Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән балаларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International