Халыкара балаларны яклау көнендә Ютазы авыл мәдәният йорты һәм Ютазы балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен кече сабантуй үткәрделәр.

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бәйрәмдә 120дән артык бала катнашты.

Мәдәният хезмәткәрләренең бу бәйрәмгә алдан әзерләнүләрен аңлату зарурлыгы юк: бәйрәмне төрләндерергә, кабатланмаслык итәргә тырышып, алдан сценарий языла. Аларның берсе дә икенчесенә охшамый.

Быел безнең коллектив та уен программасын төрләндерергә, аны кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә тырышты. Йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, флэшмоб һәм башка хәрәкәтчән уеннарда һәр бала диярлек катнашты. Ә чара ахырында бәйрәмнең химаячесе Илгиз Вәлиуллин кече сабантуйның һәр катнашучысына туңдырма һәм зур шоколад тапшырды. Малайлар һәм кызларның ничек шатлануларын фотсурәтләрдә күрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International