Бүген район мәдәният йортында "Яшь талантлар слеты-2021" узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Балаларны яклау көнендә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева республика, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук остазлыкта тырышлыклары яшь талантларыбызга җиңү китергән укытучыларны хөрмәтләделәр.

Залда утыручы һәркем Ютазы районының горурлыгы дип аталырга тулысынча лаек. Алар үз талантларын, белемнәрен, сәләтләрен районның мәгариф өлкәсенә керткән.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International