2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Сәрия Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
(843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) алдан язылырга кирәк.