Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь гаиләгә балалар өчен тотып торучы җайланма бүләк иттеләр

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!” оператив-профилактик чарасы кысаларында бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәре белән берлектә, кече яшьтәге пассажирларны имин йөртү өчен гаиләләргә балалар өчен автокреслолар тапшырдылар.

Ютазы районының Урыссу поселогында яшәгән ике бала тәрбияләүче яшь гаилә дә күңелле бүләк алды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, автокресло тапшырып, кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы - балаларны тотып тору җайланмасы, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International