Районның барлык хуҗалыкларында да чәчү кампаниясенең финиш сызыгына чыктылар.
Бу хакта бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов хәбәр итте. Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елның язы игенчеләргә уңай булмады – коры һава торышы уҗымнарга яхшы йогынты ясамады. Ә бу, үз чиратында, аграрийлардан бик күп көч һәм чыгымнар таләп итте. Бернигә дә карамастан, район игенчеләре чәчүне оптималь срокларда башкарып чыктылар.
Шунысы мөһим, районның авыл хуҗалыгы коллективларында терлек азыгы әзерләүгә дә вакытында керешкәннәр. Бу, бүгенге көндәге башка актуаль мәсьәләләр белән беррәттән, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең төп бурычларының берсе. Корылык терлекчелек эшчәнлегенә берничек тә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Алдан күрүчәнлек булмау тулаем алганда авыл хуҗалыгы производствосының финанс кытлыгына китерергә мөмкин. Шуңа күрә барлык киңәшмәләрдә һәм күчмә семинарларда район башлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы аграрийларның игътибарын бер генә мәсьәләне дә читкә җибәрмәүнең мөһимлегенә юнәлтәләр. Бүген «Таң», Тукай исемендәге һәм «АгроМир» җәмгыятьләрендә күпьеллык үләннәрне чабуга, сенаж һәм силос әзерләүгә керештеләр.
Кайбер коллективларда терлек азыгы җирләрен киңәйткәннәр. Әйтик, «Таң» ҖЧҖендә азык базасын тулыландыру берьеллык үлән һәм кукурузның чәчү мәйданнарын 100 гектарга арттыру хисабына планлаштырыла. «Кәрәкәшле» ҖЧҖдә шул ук культуралар өчен 500 гектарда өстәмә мәйдан арттырылган. Тукай исемендәге җәмгыятьтә мал азыгы клинын арттыру – 280 гектарда (кукуруз, соя, суданка), «АгроМир»да - 165 гектарда (кукуруз, берьеллык үлән һәм суданка), Вафауллин А.Ә. – 350 гектарда (эспарцет, люцерна) һәм Нәбиуллин И. М. КФХда – 155 гектарда (рапс, тары, катнашазык) башкарылган.