Гаилә паркы территориясендә үлән чабу буенча эш алып барылды. Агачларга һәм чәчәкләргә даими су сибелә.
Шулай ук спорт мәйданчыгында һәм янәшәдәге территориядә өмә һәм үсентеләргә су сибү уздырылды. Районның 30 еллыгына чәчәкле клумба ясалды.
Еновка авылында Балаларны яклау көне уңаеннан кече Сабан туе үтте.
Юл буйларын чүп-чардан арындыру һәм чаганнарны кисү буенча өмә узды.
https://vk.com/urussu_official