Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турында шторм кисәтүе:
2021 елның 1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр 2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә көчәйгәндә 15-17 метр, көндез 17-22 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек вакытта явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан: төнлә секундына 11 метр, көчәйгәндә 17 метрга кадәр, иртән һәм көндез 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә + 6..+11 градус, максималь һава температурасы көндез +18..+21˚.