2021 елның 19-20 июнендә Әлбәдән авылында «Әлбәдән» хәрби уеннары” тарихи реконструкция фестивале узачак

2021 елның 4 июне, җомга

«2019-2025 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 2021 елның 19-20 июнендә Питрәч районының Әлбәдән авылында өченче тапкыр «Әлбәдән” хәрби уеннары» тарихи реконструкция фестивале (алга таба - Фестиваль) узачак.

Фестиваль Советлар Союзы Герое, Питрәч районында туып-үскән Брест ныгытмасының легендар сакчысы П.М. Гаврилов батырлыгына багышланган. Фестивальдә 250дән артык реконструктор катнашыр дип көтелә, 30дан артык хәрби техника һәм авиация җәлеп ителәчәк. Бу вакыйга өчен Брест Цитаделенең декорацияләре әзерләнә: Көнчыгыш форт, Гаврилов капониры, Кобрин капкалары һ. б.

Фестиваль кысаларында 2021 елның 19 июнендә 11: 00 сәгатьтә 16-25 яшьлек яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионатын үткәрү планлаштырыла. Команда составы: 10 кеше (6 егет һәм 4 кыз), 1 җитәкче озатып йөри. Катнашу өчен гаризаны o.pest2010@yandex.ru электрон адресына 2021 елның 10 июненә кадәр җибәрергә кирәк. Чемпионатка кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча +79196253109 номеры (Гринина Татьяна Александровна) буенча мөрәҗәгать итәргә була.

/file/jutaza/File/Polozhenie(3).pdf

/file/jutaza/File/programma(1).docx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International