Нәкъ менә бу көнне — 1799 елның 6 июнендә - Мәскәүдә А.С. Пушкин туа. Совет чорында бу бәйрәм Пушкин шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә иде. Вакыйга һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибарын үзенә җәлеп итте һәм хәтта Сталин чорында да тантаналы чаралар белән үрелеп барган.
Бу көн алдыннан Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Бөек рус теле" дигән чара үткәрделәр. Мәктәп яны лагеренда ял итүче малайлар һәм кызлар рус теле көне тарихы, А.С. Пушкинның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан балалар "Яңа сүз тап" уенында катнаштылар.