3 июньдә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды.

2021 елның 4 июне, җомга

Докладчылар юлларда авариялелек торышын анализлау, мәктәп автобуслары маршрутлары эше, балалар белән аңлату эшләре алып бару, тимер юл аркылы чыгу урыннарында хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юл эшләрен гамәлгә ашыру һәм юл тамгалары ясау темаларына чыгыш ясадылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮМР буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев үзенең докладында 2020 елның 12 ае һәм 2021 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә балалар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән, дип хәбәр итте.

Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, укытучылар ягыннан да, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан да балалар белән профилактик эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Җәйге чорда күп кенә балалар велосипедта, самокатларда, шәхси мобильлек чараларында йөри һәм юл хәрәкәтендә катнаша.

Хөрмәтле ата-аналар!

Сезнең балаларыгызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртүегезне, юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

Балаларны төзәтеп булмаслык хаталардан саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International