Вакцинация ике этапта үтә. Икенче этапны узган пациентлар дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан тулысынча прививка ясатулары турында сертификатлар алалар.
Бүгенге көндә Ютазы районында беренче этапта 3323 кеше прививка ясаткан, шуларның 932се - пенсия яшендәгеләр.
COVID-19 белән авырган пациентларга ПЦР (полимерлы чылбырлы реакция) үткәрелә яки ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме буенча антитәнчекләргә анализ алына.
18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше вакцинациягә языла ала. Язылу өчен 8 (85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага килергә (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт) кирәк.
https://vk.com/urussu_official