Ютазы районында "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре бара

2021 елның 4 июне, җомга

Алабакүл авылы, Үзәк урам, 1-2, 4-5 

Ишегалларында бордюралар урнаштырылган, тротуарлар, керү төркемнәре, балалар мәйданчыгы һәм келәмнәр чистарту өчен мәйданчыклар төзелгән. Асфальт җәелгән, кара туфрак кайтарылган, яктыртылыш урнаштыру буенча эшләр бара. Ишегалларының бөтен периметры буенча иске ихаталар сүтелә. Өстәмә рәвештә тротуарлар төзеләчәк, шулай ук балалар мәйданчыгында кече архитектура формалары, эскәмияләр, чүп-чар урналары, ишегалды территориясендә керләр киптерү һәм келәмнәр кагу урыннары булдырылачак. Эшләр дәвам итә.

Быел районда "Безнең ишегалды" программасы буенча 43 ишегалды төзекләндереләчәк, шул исәптән 21 ишегалды - Урыссу шәһәр тибындагы поселогында һәм 22 - авыл җирлекләре торак пунктларының күп фатирлы йортлары ишегаллары.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International