Ютазы районында "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре бара.

2021 елның 4 июне, җомга

Әбсәләм авылы, Совет ур., 63-63А .

Бордюралар урнаштырылган, юл, тротуарлар, парковкалар, керү төркемнәре һәм мәйданчыкларга вак таш җәелгән.

Якын арада асфальт җәю, балалар өчен уен элементлары, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру эшләре башкарылачак, чәчәк түтәлләре өчен кара туфрак кайтарылачак. Ишегалды территориясендә шулай ук яктырту баганалары урнаштырылачак.

Шундый ук эш Әбсәләм авылы, Совет урамы, 56-56А йорт ишегалдында алып барыла.

Ишегалдының бөтен территориясе буенча бордюралар куелган. Юлларга, тротуарларга һәм мәйданчыкларга вак таш җәю эшләре алып барыла. Киләчәктә асфальт җәю, кече архитектура формаларын урнаштыру көтелә.

Параллель рәвештә Әбсәләм авылының башка ишегалларында да эшләр бара. Алар турында тулырак без башка публикацияләрдә сөйләрбез. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Быел районда "Безнең ишегалды" программасы буенча 43 ишегалды төзекләндереләчәк, шул исәптән Урыссу поселогының 21 ишегалды һәм 22 авыл җирлекләре торак пунктларының күп фатирлы йортлары ишегаллары.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International