«Минем имин каникулларым»

2021 елның 4 июне, җомга

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, 2021 елның 1 июненнән алып 03 июненә кадәр, Ютазы муниципаль районы территориясендә Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар чорында яшь буынның иминлеген профилактикалауга юнәлтелгән «Минем имин каникулларым» дип аталган чаралар комплексы оештырылды.

Шулай итеп, 2021 елның 1 июненнән 03 июненә кадәр бүлек хезмәткәре Марат Бәдриев, Ютазы районы белем бирү учреждениеләре базасында оештырылган мәктәп яны лагерьларында булды.

Мәктәп укучыларына янгынга каршы инструктажлар үткәрелде, көнкүрештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәгълүмат җиткерелде. Йомгаклау өлешендә балаларга порошок ут сүндергечне куллану кагыйдәләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International