Шулай итеп, балалар каникулларының өченче көнендә Ютазы мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья велосипед көне кысаларында велоузыш үткәрделәр, уен программасы балаларның юл куркынычсызлыгына багышланганды.
Өлкәннәр өчен иң мөһиме нәрсә? Дөрес – балалар куркынычсызлыгы. Соңгы елларда велосипед һәр гаиләнең әгъзасына әверелде инде. Кайбер гаиләләрдә өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да велосипедлары бар. Әмма өлкәннәрнең күбесе үз балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатып азапланмый. Аларны белгән малайлар һәм кызлар да бу кагыйдәләрне практикада кулланмый. Шуңа күрә баланың шәхси иминлеген полиция һәм юл-патруль хезмәте ярдәмендә генә түгел, мәдәни – ял учреждениеләре булышлыгы белән дә кайгырту – безнең бурыч.
Җәяүлеләрнең дә, машина йөртүчеләрнең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаулары яхшы. Ул вакытта юл-транспорт һәлакәтләре дә булмый. «Ике көпчәкле дутсыбыз» уен программасын уздырып, без шуның өстендә эшләдек тә инде. Бу 14 яшькә кадәргеләрнең велосипедта хәрәкәт итү иминлеге турында белемнәрен һәм күзаллауларын формалаштыруга, балаларның юлда үзләрен тотышы культурасын тәрбияләүгә ярдәм итә. Ә аннан соң үсмерләр велосипед белән идарә итү, тизлек һәм вакытка йөрү «виртуоз» осталыгын күрсәттеләр.
Викторина, барлык үсмерләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүен исбатлады. Иң яшь катнашучы, алты яшьлек Зәлинә Хөҗҗәтова өлкәнрәк яшьтәге кызлардан калышмады һәм барлык биремнәрне дә зур осталык белән үтәде, үз яше категориясендә беренче урынны яулады. Әмма велосипедта фигуралы йөрүдә һәм тизлеккә йөрүдә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә иң яхшысы - җиде яшьлек Камилә Фәттахова булды. Ә малайлар арасында биремнәрне иң яхшы үтәүче Тимур Галиуллин иде. Барлык катнашучыларга да мактау кәгазьләре тапшырылды.
Р. ХӘСӘН
Автор фотосы