Биредә узган елдан “мирас” итеп алынган районның проблемалы нокталарының берсе урнашкан - анда «Меркурий» ҖЧҖ үз эшчәнлеген җәелдергән, аның гамәлләрен авыл халкы законсыз дип исәпли.
Күчмә очрашуга Экология министрлыгы, Россия табигать күзәтчелеге һәм прокуратура вәкилләре чакырылган иде. Екатериновка авылы халкы район башлыгы белән башлангыч очрашулар барышында полигон төзелешен туктатуны һәм предприятие эшчәнлегенең законлылыгын тикшерүне сорадылар. Биредә яшәүчеләр полигон экологиягә, территорияне калдыклар белән шакшылап та, аккан суларны пычратып та шактый зыян салачак дип борчыла.
Аяз Әдипович, авыл халкын кабул итү вакытында ук, рөхсәт документларының закон таләпләренә туры килүен тикшерүче комиссия оештырылачагын ышандырган иде. Менә ул көн җитте. Барлык күзәтчелек ведомстволары вәкилләре килде, пычрануны билгеләү өчен туфрак сайлап алынды. Хәзерге вакытта район прокуратурасы һәм табигать саклау прокуратурасы белән берлектә тикшерү бара, калдыкларны һәм нефть шламнарын ликвидацияләүнең барлык аспектлары һәм таләпләре исәпкә алыначак.
«Күзәтчелек органнарының нинди нәтиҗә ясавын карыйк, — диде очрашуда Аяз Шәфигуллин, — аннары конкрет чаралар күрә алырбыз, шуңа күрә без хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттек һәм «Меркурий” ҖЧҖ эшчәнлеген эзмә-эзлекле рәвештә тикшерәчәкбез.
http://yutazy.ru/news/widget/list/glavnaya-novost