«Болгар җыены» фестивале быел Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән үзара багланышы департаменты башлыгы Евгений Еремин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әмирали Әбләев, Чечня Республикасы Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Супьян Корбанов катнаштылар. Чарада шулай ук Бөтенроссия татар дин эшлеклеләре форумы делегатлары, фәнни һәм мәдәни элита вәкилләре, районнарның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.
Югары трибунадан Татарстанның, башка төбәкләрнең һәм республикаларның дини лидерлары күпчелек татарстанлылар тоткан ислам дине тарихын һәм традицияләрен ассызыкладылар, һәм шул ук вакытта бу конфессиянең христианлык белән какшамас дуслыгын билгеләп үттеләр. Бу ике дин вәкилләренең үзара тыгыз элемтәдә, бер-берсенә карата толерант һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә яшәве тарихтан билгеле.
Болгар шәһәренең Кече манарасы янында - тәүбә намазы, Җәмигъ мәйданында, Зур манара янында - өйлә намазы, музейда булу, тарихи архитектура һәйкәлләре белән танышу, тематик концерт программасы, ямьле табигать кочагында ял итү, хакимият вәкилләренең һәм дин әһелләренең җыенда катнашучыларга сәламләү һәм мөрәҗәгать сүзләре – бу көнне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар җиренә килгән барлык җыелучыларга боларның барысын да ишетергә һәм күрергә мөмкин булды. Ютазы делегациясе әлеге эчтәлекле экскурсиядән бик күп файдалы нәрсәләр ала алды, алар үзләре тормышында истәлекле көннәрнең берсенә әверелгән вакыйга өчен район җитәкчелегенә һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерә.