2021 елның 8 июненә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Шторм кисәтүе: 2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), чик көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс).

Начар метеорологик күренешләр: 2021 елның 8 июнендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитүе көтелә.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез һәм кич кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 м, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-18 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +10..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +25..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International