Һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәрләр көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезнең миссиягезне үтәү игелеклелек, мәрхәмәтлелек, әдәплелек, үз эшегезгә бирелгәнлектән башка мөмкин түгел.
Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтегез, авырлыкларны җиңеп чыгуда ярдәмчеллек һәм сабырлык, тәрбияләнүчеләрегезгә һәр көннең шатлыгын бүләк итә белүегез һәм үз көчегезгә ышануыгыз өчен сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сезнең һәркайсыгыз, үзегезне кирәкле һәм мөһим эшкә багышлап, Ютазы районының социаль өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Сезне һәрвакыт югары һөнәрманлык, фидакарьлек, кешелеклелек башкалардан аерып торыр дип ышанам. Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм халык файдасына игелекле хезмәтегездә уңышлар телим.
Ютазы муниципаль районы башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.