8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм РФ президентының 2000 елның 27 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган. Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган. 1701 елның 8 июнендә Петр I дә фәкыйрьләрне, авыруларны һәм картларны яклау турында Указга кул куя. Әлеге документ Россиядә дәүләт социаль яклау системасын формалаштыруга нигез салган. Бүген Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда "Игелекле кешеләр һөнәре" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Кунак булып Кәрәкәшле авылының социаль яклау хезмәткәре Д. Хәмидуллина килгән иде. Белгеч эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм үз эшен бик теләп башкаруын ассызыклады.