Безнең ишегалды: сүздән - эшкә

2021 елның 8 июне, сишәмбе

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында агымдагы елда районның 43 күп фатирлы йортын модернизацияләргә кирәк булачак: 21е – авылларда, 22се - Урыссу поселогында.

Күптән түгел генә йорт яны территорияләрен норматив хәлгә китерү буенча эш алып барыла торган авыл объектларын карап чыгу масштаблы эшләрнең барышын күрсәтте. Совет чорында төзелгән күп фатирлы йортлар (кагыйдә буларак, бу ике катлы йортлар иде) һәм алар үзләренең “постулатлары” белән яши бирде. Йортлар янындагы участоклар еш кына шыксыз ихаталар белән әйләндереп алынган булды. Түтәлләр янында – кулланылыштан чыккан ванналар, су сибү өчен бетмәс-төкәнмәс пластик шешәләр... Өстәвенә, әлеге йортларның күбесе үз вакытында капиталь ремонт та узган. Якын-тирә территорияләрдә тиешле тәртип урнаштыру күптән таләп ителә иде. Бүген уртак йорт яны территорияләренә цивилизацияле якын килүне вакыт үзе таләп итә.

Нәкъ менә шундый уй-ниятләр белән республика программасын тормышка ашыру кысаларында район үзәге, Урыссу поселогының күп кенә күпфатирлы йорт ишегалларын ремонтлау һәм төзекләндерү башланды. Бүген алар яшәүчеләрне яңа эскәмияләр, асфальтланган подъезд юллары белән каршы ала. Шунысын да әйтергә кирәк, авыл ишегаллары коймалары үзләрен җентекләп демонтажлауны таләп итә. 2021 елда район авыл җирлекләренең барлык күп фатирлы йортлар яны территорияләрен норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Эшнең һәр этабы, таләп ителә торган төзелеш нормативларына туры китереп, йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып башкарыла, әлбәттә. Төзекләндерү схемасы һәр ремонтлана торган объект алдында урнаштырылган. Программага тротуарлар төзү яки булганнарын ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, яктырткыч баганалар кую яки гамәлдәгеләрен ремонтлау, куркынычсыз балалар һәм спорт җайланмалары һәм җиһазлары урнаштыру, чүп контейнерлары өчен мәйданчык булдыру яки яңарту, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International