“Трактор-Тагылма-2021” профилактик операциясе үткәрү турында

2021 елның 8 июне, сишәмбе

2011 елның 7 июненнән, расланган график һәм 2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең төп чаралар планы нигезендә, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Ютазы муниципаль районы буенча «Трактор-Тагылма» операциясе үткәреләчәк.

Механизаторларның исләренә төшерәбез, терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю вакытында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Эксплуатацияләүгә керткән өчен җаваплы вазыйфаи затларга техник яктан төзек үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларны чыгарган вакытта, шулай ук эксплуатация барышында аларга контрольне көчәйтү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International