Социаль хезмәткәрләр котлаулар кабул иттеләр

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Бу бәйрәм көнендә үз эшчәнлекләрендә аерым ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр белән янәшә булучыларга сәхнәдән ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар һәрвакыт профессиональ, мобиль, мәрхәмәт хисеннән мәхрүм түгел.

Иң яхшы социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына бүләкләрне Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова да үзенең хезмәттәшләренә җылы теләкләрен җиткерде. Ул барысына да сәламәтлек, оптимизм һәм хезмәттә уңышлар теләде.

Һәм, әлбәттә инде, социаль өлкә хезмәткәрләре хөрмәтенә район мәдәният йорты артистлары тарафыннан күңелле концерт программасы тәкъдим ителде.

Гөлнар МУЛЛАГАЛИЕВА

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International