"Мәгънәләр территориясе” 2021 Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

27 июньнән 12 августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Мәгънәләр территориясе”-2021 Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы узачак (Алга таба – Форум).

Форумның максаты – тирә-юньдәгеләрне гаилә, җәмгыять һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлдерелгән хәрәкәткә җәлеп итүче яшьләр профессиональ берләшмәләрен формалаштыру.

Быел 5 тематик смена узачак:

- "Буын тавышы "(5-11 июль);

- «Россия — мөмкинлекләр иле» (13-19 июль);

- «Россиядә эшләргә” (21-27 июль);

- "Сәясәт: яңа чакырулар» (29 июль-4 август);

- "Ватанга хезмәт итү" (6-12 август).

Форумда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнашачак. Форумда катнашу өчен «Россия яшьләре» АМС платформасында теркәлү узарга кирәк: https://grants.myrosmol.ru/auth/login.

Элемтә өчен мәгълүмат: Феофанова Анна Евгеньевна – “Татарстан Республикасы яшьләр үзәге” ДБУның яшьләр белән эшләү буенча белгече, тел. 8 (843) 231-81-29.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International