Бүген Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең яшь архивчылары архив бүлегендә булдылар

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Ютазы районының 30 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында, Ютазы районы архив бүлегендә мәктәп укучылары, район халкы һәм кунаклары өчен чаралар уза.

Архив бүлеге тарафыннан Ютазы районы оешуга 30 ел тулуга багышланган «Тарих сәхифәләре" дип аталган күргәзмә оештырылган. Күргәзмәдә район тарихы турында документлар һәм фотодокументлар тәкъдим ителгән.

Бүген архив бүлегенең кунаклары - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең мәктәп яны лагерена, шулай ук хезмәт һәм ял лагерена йөрүче балалары иде. Бүлек җитәкчесе Лилия Гәрәева архив бүлмәләре буенча танышу экскурсиясе үткәрде, архив документларын комплектлау, аларның сакланышын тәэмин итү һәм дәүләт исәбен алып бару үзенчәлекләре турында сөйләде. Укучылар бүлекнең архив саклагычларында документларның ничек саклануын карадылар, саклагычларда барлык документларны саклау өчен нинди температура-дымлылык режимы кирәклеген белделәр. Ютазы районы оешу тарихы буенча архив документлары күргәзмәсе аеруча зур кызыксыну уятты. Экскурсия малайларның һәм кызларның районыбыз турында мәгълүматын арттыруга булышлык итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International