2021 елның 10 июненә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

2021 елның 10 июненә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2021 елның 10 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитеп, күк күкрәп яшенле яңгыр явуы мөмкин.

1. 2021 елның 10 июненә Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшенле яңгыр вакытында җилнең кыска вакытлы көчәюе секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+16˚, максималь һава температурасы көндез +23..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International