Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

2021 елның 11 июненә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 10 июнь кичендә, 2021 елның 11 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитеп, урыны белән күк күкрәп яшенле яңгыр, көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.

6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәзә пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алып кую зарур.

8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда утырып барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яңгыр явып беткәнне көтеп торыгыз. Автомобильдә барганда да, хәрәкәтне дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр туктаганны көтәргә кирәк.

Әгәр яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында калгансыз икән, комлы яки ташлы җиргә ятарга киңәш ителә, мөмкин кадәр түбәнрәк урынга. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында чиктән тыш игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булу мөһим.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International