Ютазы районы ЗАГС залында 14 яше тулган гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды

2021 елның 11 июне, җомга

Паспорт тапшыру тантанасын район башлыгы Аяз Шафигуллин ачып җибәрде. Ул балаларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады һәм аларның «Россия Федерациясе гражданины» исеменә лаек булачагына ышаныч белдерде.

Шундый җаваплы мизгелдә балаларны котларга район Советы депутаты, Ютазы районының мактаулы гражданины Сәгадәтулла Төхбәтуллин да килгән иде. Ул үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Россия Федерациясе гражданы паспортын алу киң хокуклар бирә, ләкин шуның белән бергә зур җаваплылык та өсти, дип билгеләп үтте.

Шулай ук яшь паспорт алучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

http://yutazy.ru/news/widget/list/glavnaya-novost

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International