Ютазы районы малайларын һәм кызларын үз хозурында ял итәргә имәнлекләр чакыра

2021 елның 11 июне, җомга

Кичә «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерен район җитәкчелеге тарафыннан кабул итү узды, ул килүчеләрне табигатьнең гүзәллеге һәм чиста саф һава белән каршы алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районның барлык сәнәгать предприятиеләре һәм күп кенә хезмәтләре лагерьны тәрбияләнүчеләрне каршы алуга әзерләүдә катнашкан. Берәүләре буяган, икенчеләре ремонт ясаган, өченчеләре материал белән тәэмин иткән. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин бу изге эштә ярдәм иткән барлык предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Корпусларны һәм ярдәмче хуҗалык бүлмәләрен караганнан соң, ул бетерелергә тиешле кайбер җитешсезлекләргә игътибар итте. Гомумән алганда, район башлыгы лагерь торышыннан канәгать булуын белдерде.

Ял итүчеләрнең беренче сменасы бу ял көннәрендә киләчәк инде. Димәк, менә-менә тантаналы кабул итү булачак, дигән сүз. Өч сменаның һәрберсендә ял итүчеләр саны 60ка якын тәшкил итәчәк.

Җәйге каникуллар вакытында теләгән балалар «Горизонт» палаткалы лагеренда да ял итә ала: яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, җиде көн дәвамында табигать кочагында актив ялны 15 бала сайлаган.

Роза Әхмәдиева

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International