Россия көне - илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе, ирек, гражданлык килешүе, законлылык һәм гаделлек нигезендә берләшкән илдә барлык кешеләрнең татулык бәйрәме. Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе «Гаилә» паркында «Россия – Ватаным минем» акциясе уздырдылар. Китапханәчеләр Гәрәева Рузилә һәм Шәрипова Илсөяр мәктәп яны лагере балалары өчен «Россия көне» мәгълүмат сәгате әзерләделәр. Россиянең бәйсез дәүләт булуы, үз территориясе, дәүләт теле, үз законнары, бөтен халык тарафыннан сайланган Президенты булуы турында сөйләделәр. Әлеге мәгълүмати әңгәмәдән балалар Россия турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.
Шулай ук малайлар һәм кызлар ил тарихына, гореф-гадәтләренә, Россия дәүләтчелеге символларына багышланган викторинада актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр белүдә ярыштылар. Аннан соң паркта ял итүчеләргә бәйрәм тарихына багышланган мәгълүмати буклетлар, магнитчыклар, Россия триколоры тасмалары таратылды.