Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Бәйрәм көннәрендә дә без буразнада.
2013 елның 7 мае, сишәмбе
Бәйрәм көннәрендә дә без буразнада
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районга үзенең эш визитын әлеге сүзләрдән башлады. Аны майның беренче көннәрендәге сәфәрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе, элекке авыл хуҗалыгы министры Валерий Васильев, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов озатып йөрде.
Рәмзия Галимуллина
автор фотосы
Визитның максаты – бүгенге көндә кырчылыкта, аерым алганда, Көньяк-Көнчыгышта килеп туган вәзгыять белән танышу, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ягъни, чәчү кампаниясендә районнарның, хуҗалыкларның никадәр дәрәҗәдә оператив кузгалуларын, агымдагы чәчү кампаниясендә җитез хәл ителергә тиеш булган нинди проблемалы сораулар тууын ачыклау. Икенче яктан, районнарга ТР буенча авыл хуҗалыгы секторында, аерым алганда, үсемлекчелектә гомуми шартларны җиткерү, дип ассызыклады Парламент җитәкчесе. Нәтиҗәләрне гомумиләштереп, Мөхәммәтшин күргәннәренә уңай бәя бирде. “Тулаем алганда, шартлар хәвефсез: бу яхшы сакланган, имин кышлаган уҗым культуралары да, алар бүген яхшы уңышка ышаныч тудыра. Республиканың хуҗалыклар тарафыннан орлык материалын, өлешчә минераль ашлама, ягулык-майлау материалын сатып алу буенча кайбер сорауларны уңай хәл итүе, әлбәттә, аграрийлар алдында чәчә буенча мәсьәләләрне оператив чишү бурычын куярга хокук бирә”, - дип сүзен тәмамлады Мөхәммәтшин, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сүз биреп.
Ведомство башлыгы “Кәрәкәшле” ҖЧҖ басуына җыелган район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына чәчү кампаниясен тиешле срокларда тәмамлау мөһимлеге турында мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге теманы ул һава шартларыннан башлады. Әхмәтов сүзләре буенча, синоптиклар 12-13 майда куәтле циклон көтелүен хәбәр итә. Шуңа күрә җирбагарлар алдына шушы срокка кадәр чәчү кампаниясенең беренче этабын – сабан культураларын чәчүне тәмамлау бурычы куела.
- Быелгы яз кебек яз сирәк: туфрактагы дым запасы оптималь – бер метрга якын, уҗым культуралары имин кышлады, әлбәттә, яңгырлар сезнең чәчү кампаниясенә берникадәр тоткарлык тудырды, шуңа да карамастан, аларны эш өчен кире шартлар дип әйтеп булмый, - дип дәвам итте министр. Ун көн эчендә 30 миллиметр дәрәҗәсендә яңгыр яуды. Бу туфракта кыйммәтле дымны сакларга мөмкинлек бирде.
Министр шулай ук чәчү эшләрен тизләтергә тәкъдим итте. Ютазылылар – оешкан, тупланган халык. Шуңа күрә чәчү кампаниясен билгеләнгән срокта тәмамлау алар өчен авыр булмас дип уйлыйм. Моның өчен чәчү мәйданнарының җитештерүчәнлеген тәүлеккә 1500 гектарга кадәр арттырырга гына кирәк, шулай ук чәчү эшләре сыйфатын да онытмау зарур, - диде ул.
Үзенең ТР Дәүләт Советы рәисенә, безнең җирбагарларга мөрәҗәгатендә министр район икътисадының авыл хуҗалыгы секторындагы кайбер күрсәткечләрне китерде. Әхмәтов билгеләп үтүенчә, үзәктән ерак булуына карамастан, безнең район тотрыклы, кешеләре эшкә сәләтле. Беренче кварталда акчалата керем, аеруча терлекчелектән алынганы, баулылыларныкы кебек, дип ул безне күршелүр белән чагыштырды.
- Ютазы районында куәтле инвесторлар юк, биредә уртак иминлеккә үз көчләре аша район җитәкчелеге белән кулга-кул тотынышып, ирешәләр. – Биредә кешеләрнең дә, табигать ресурсларының да зур потенциалы бар, аеруча туфракта. Шуңа күрә ютазылылар әлеге потенциалга тәңгәл продукция бирергә тиешләр дип уйлыйм – республика район алдында шундый бурыч куя.
Шулай ук Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өчен федераль һәм региональ дотацияләр һәм субсидияләр буенча сорауларны күтәрде, гаилә фермалары эшчәнлеге турында сүз кузгатты, райондагы үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә характеристика бирде. Күпьеллык культуралар белән эшне дә игътибарсыз калдырмады. Райондагы күпьеллык үләннәрнең 30 проценттан күбрәге инде дүрт елдан артык файдаланыла, димәк алар карт булып исәпләнә, аларны яңартырга кирәк, дип билгеләде министр. Ул терлекләр баш саны һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдә тотрыклылыкны ассызыклады. Әгәр республика буенча кайбер күрсәткечләрдә продукция җитештерү кимүе күзәтелсә, Ютазы районында сөт җитештерү 7 процентка арткан, дип басым ясады ведомство башлыгы.
Әңгәмә барышында җыелучылар кичекмәстән үк булмаса да, уңай чишүне таләп иткән сорауларны тикшерделәр. Шундыйларның берсе – “Россельхозбанк”та хуҗалыклар тарафыннан кредитлар рәсмиләштерүдә килеп туган проблемалар һәм башкалар. Моңа ачыклык кертергә вәгъдә ителде. Визитын йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер тапкыр җыелучыларга вакытында чәчүне тәмамлау, агымдагы ел икътисадына нигез салу мөһимлеге турында искәртте. Һәм барысына да иминлек, уңышлар теләде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз