Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычын саклануы турында шторм кисәтүе:
2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс), чик көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) саклана.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 11 июне кичендә, 12 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән - яшенле яңгыр, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Аерым районнарда күк күкрәп, яшен яшьнәп - яңгыр, урыны белән боз яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшенле яңгыр вакытында 15-20 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+15˚, максималь температура көндез +21..+24˚.