Район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге сораулары буенча чираттагы атналык киңәшмә үтте.

"Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУның 2020 елга эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында" доклад белән "Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ начальнигы, районның баш ветеринария табибы Наил Миргасим улы Усманов чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар турында хәбәр итте. "Безнең ишегалды" программасы кысаларында, ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы, юл эшләрен уздыру, җәйге ялны оештыру һәм бүгенге көндә актуаль башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International