2021 елның 16 июненә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы саклануы турында шторм кисәтүе: 2021 елның 16-17 июнендә урыны белән югары янгын куркынычы саклана (4 класс).

Уңай булмаган метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе:

2021 елның 16 июнендә көндез һәм кич белән (6 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр (Казанда 15-20 метрга кадәр) җитүе көтелә, урыны белән көчле яңгыр, боз яварга мөмкин.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Аерым районнарда күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр, боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр, күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр яуган вакытта секундына 15-20 метрга кадәр, көндез секундына 24 метрга кадәр. Төнлә һавның минималь температурасы +14..+17˚. Һаваның максималь температурасы көндез +27..+31˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International