Бүгенге көндә халыкта лейкоз белән авыручы сыерлар күп ачыклана башлады. Ветеринария табиблары әлеге авыру турында хәбәр иткәч, терлек хуҗалары куелган диагнозга ышанмый. Авыру сыерларны савуны дәвам итәләр, аларны көтүлекләргә чыгарып, эре мөгезле терлекләр лейкозы вирусын тараталар.
Авыруның башлангыч стадияләрендә авыру билгеләре күренми, чөнки бу вирус терлек организмы эчендә урнашкан һәм үзен белгертми. Кагыйдә буларак, продуктлылыкларының иң кызган чагында, югары продуктлы сыерлар авырый. Югары продуктлы хайваннар организмнарының бөтен көчен сөт җитештерүгә юнәлтәләр, иммунитет кими, авыруның билгеләре – кандагы үзгәрешләр күренә, алар лабораториядә генә билгеләнә.
Эре мөгезле терлек лейкозы (гемобластоз) - тукымаларның диффуз инфильтрациясе һәм шешләр барлыкка килү белән характерланучы хроник ретровируслы пролифератив авыру, башлангыч стадиядә симптомнарсыз үтә. Мөгезле эре терлекнең вируслы лейкозы соң стадияләрдә лимфоцитоз һәм төрле органнарда кан тамырлары һәм лимфоид күзәнәкләренең яман үсеше буенча ачыклана. Диагностика: РИД һәм ИФА. Лейкоз аеруча куркыныч авырулар исемлегенә керә.
Бу авыру чыганагы булып лейкоз вирусы белән зарарланган эре мөгезле терлек санала. Авыруны китереп чыгара торган вирус эре мөгезле терлектән -сыерлардан, кан эзләре булган үгез спермасыннан, бер үк шприц белән кан алганда, вакцинация, химиотерапия вакытында күчәргә мөмкин, вирус авыру сыерларның сөте аша бозауларга да күчә. Сыерлар лейкозы вирусы белән авырган терлектән алынган сөтне кешеләргә куллану тыела.
Эре мөгезле терлекләр лейкозын бетерүнең төп ысулы – аларны сую. Авыру хайваннарның хуҗалары терлек чалу пункты, ит комбинаты шартларында, участок ветеринария табиблары белән килешеп, терлекләрне чалуга тапшырырга тиеш. Хайван тотылган бинаны дезинфекцияләргә кирәк. Терлекләрне, сыерларны сәламәт маллары булган хуҗалыклардан, аларның иминлекләрен раслаучы ветеринария таныклыклары булганда гына сатып алырга кирәк. Мөгезле эре терлекләрдә лейкоз вирусына каршы көрәш һәм профилактика кагыйдәләрен бозган очракта, административ җаваплылык каралган.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторлары Лотфуллина Э. Н., Васенькина Р. К., Низаева Ф. К.
Белешмәләр өчен телефон: 88432776543