Ни өчен теш табибына язылырга мөмкин түгел? Терапевтка эләгү бик кыен? Күз табибына тагын талон калмаган, ни эшләргә? Ютазы районы халкын еш борчый торган сорауларның берничәсе.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр сез билгеле график буенча һәр атнаның җомга иртәсендә дәүләт хезмәтләре порталында ачыла торган график буенча үзегезгә кирәкле табибка язылырга өлгерми калгансыз икән, бер дә борчылырга кирәкми. Сез табибка баруны планлаштырган көнне Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасына шәхсән мөрәҗәгать итә аласыз һәм сез, һичшиксез, бу көнне табибка күренмичә кире кайтып китмәячәксез. Әгәр сез үзегезне начар хис итәсез икән, поликлинакага керү ишеге каршында ук, регистратура белән янәшә кичектергесез медицина ярдәме кабинеты эшли. Сезнең янга тиешле табиб үзе киләчәк.
Пациентның хастаханәгә килергә мөмкинлеге юк икән, өстәвенә ул табибка электрон язылып өлгермәгән булса, аңа бары тик Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлинакасындагы регистратурага 2-65-42 телефоны буенча шалтыратырга һәм кайсы табибка кабул итәргә язылырга теләвен хәбәр итәргә генә кирәк. Регистратура хезмәткәрләре сез калдырган элемтә телефоны буенча сезнең белән элемтәгә керәчәк һәм кайсы вакытта сезгә табиб кабул итүенә килергә мөмкинлеген хәбәр итәчәк.
Сәламәт булыгыз!