Фән һәм технологияләр елы кысаларында, 16 июнь көнне Үзәк китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Бөек уйлап табучылар һәм алар уйлап тапкан әйберләр» дип исемләнгән интеллектуаль-танып белү викторинасы үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларны иң танылган уйлап табучылар һәм алар уйлап тапкан әйберләр белән таныштырды. Балалар үзләренә тәкъдим ителгән «Сез беләсезме?», "Уйлап табучылар һәм аларның уйлап табылган әйберләре" дип исемләнгән викторина сорауларына бик теләп җаваплар эзләделәр. Балаларга радионы, төсле фотографияне, велосипедны, самолетны, электромобильне уйлап табучылар турында белү кызыклы булды, шулай ук аларга «Бөек уйлап табучылар һәм алар уйлап тапкан әйберләр» дигән презентация күрсәтелде. Соңыннан чарада катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.