Урыссудагы 4 нче санлы балалар бакчасында - янә бәйрәм һәм янә күңел ачу

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бу юлы педагоглар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Без - үрнәк җәяүлеләр” дип аталган танып белү-күңел ачу чарасы оештырылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чаралар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәрвакыт актуаль. Башкача булуы да мөмкин түгел.

Чөнки мондый таләпне тормыш үзе куя. Урамнар һәм юллар безнең балалар өчен куркынычсыз булсын өчен ниләр эшләргә соң? Әлбәттә, нарасыйларга юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре һәм төрле формаларда чаралар үткәрү юлы белән башка нечкәлекләр турында сөйләргә кирәк. Һәр бала гадәти әңгәмәдә генә түгел, ә аңа якын булган юл әкияте, викторина, уен аша юл йөрү кагыйдәләрен тизрәк аңлый һәм үзләштерә. Шулай ук балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган уеннар, эстафеталар кебек хәрәкәт формалары бик якын. Биредә бала юл йөрү кагыйдәләрен яхшы хәтерләп һәм үзләштереп кенә калмыйча, кайда һәм кайчан куркынычсыз һәм күңелле уйнарга мөмкин икәнлеген дә аңлый.

Чараның максаты - төрле практик ситуацияләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану күнекмәләрен ныгыту; юлда үзеңне дөрес тота белү.

Балалар янына кунакка Авария әби килде, ул балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә алырга комачаулады һәм ызбасына юл хәрәкәте билгеләрен алып кереп китте, әмма малайлар һәм кызлар карчыктан акыллырак һәм хәйләкәррәк булып чыктылар, үзләренең дөрес җаваплары белән алар әби өеннән юл билгеләрен алып чыкты һәм аларны тиешле урынга куйды. Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгытты, алар җәяүлеләр дә, пассажирлар да, шоферлар да булдылар. Чара ахырында самокатларда узышлар оештырылды, анда дуслык җиңде. Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге " ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Игнатьева Рәзидә Илсур кызы һәм ЮХИДИ инспекторы Абдуллин Илмир Ирек улы кебек кунаклар катнашты. Алар балаларга истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырдылар.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International