16 июнь көнне Гаилә паркында «Интернеттан башка җәй» дип исемләнгән уен программасы булып узды.
Балалар зур теләк белән күңелле команда уеннары уйнап, яшьтәшләре белән аралашып, җәйге табышмаклар чишеп, «Әкиятле викторина» сорауларына җавап биреп, вакытларын үткәрделәр. Чара асфальтта “Безнең җәй” дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралышты.
Исегезгә төшерәбез, уен программалары Гаилә паркында һәр чәршәмбе көнне 10: 00 сәгатьтә уза. Иң мөһиме – катнашу теләге.
https://vk.com/mbu_rdk