Күл буеннан чүп-чар: пыяла һәм пластик шешәләр, алюминий банкалар, пакетлар һәм шәхси гигиена предметлары җыештырылды.
Акциядә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Сезгә рәхмәт белдерәбез!
Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!
Сездән табигатькә сак карашта булуыгызны сорыйбыз. Зинһар, үз артыгыздан җыештырыгыз.
Торак пунктларга кергәндә контейнерлы мәйданчыклар урнашкан, чүп-чарны шунда ташларга мөмкин.
https://vk.com/urussu_official