Башкала журналистлары – Урыссу үзәк район хастаханәсендә Шушы көннәрдә Урыссу үзәк район хастаханәсендә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалының “Җиде көн” иҗат берләшмәсе хәбәрчеләре булып китте.

2021 елның 18 июне, җомга

Кунакларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова каршы алды.

Башкала журналистларын республиканың иң ерак төбәкләренең берсе булган Ютазы районына коронавирус белән бәйле вәзгыятьне өйрәнү максаты алып килде. Михаил Любимов җитәкчелегендәге төшерү төркеме үз эшен поликлиникада COVID–19 йогышлы авыруга каршы вакцина ясау барышы белән танышудан башлады.

Баш табиб Светлана Шакирова озатуында алар вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә узды. Әмма “кызыл зона”ның бусагасын атлап кергәнче журналистлар барлык саклану чараларын күрде.
Вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә алар авырулар белән якыннан аралашты. Аларны борчый торган сораулар белән кызыксындылар. Әйтергә кирәк, авырулар арасында үпкә ялкынсынуы 70 процентка кадәр җиткән һәм әлеге госпитальгә эләккәнче атна-ун көн реанимациядә яткан авырулар бар. Әлбәттә, аларны янәдән тормышка кайтару өчен безнең докторлар зур көч салды. Авырулар Казан журналистларына хастаханәдә дәвалану өчен барлык шартлар тудырылуын һәм бүгенге көндә үз хәлләренең чагыштырмача тотрыклы булуын хәбәр итте.

Чыннан да, Михаил Любимов Светлана Закир кызы белән әлеге яман авыру белән көрәш алып бару өчен Ютазы районы табиблары ия булган мөмкинлекләр турында сөйләште, медикларның коронавирусның көтелә торган өченче дулкынына хәзерлеге белән кызыксынды. Баш табиб үз чиратында халык арасында вакцинация ясауны киң җәелдерү өстендә анык чаралар күрелүен, хастаханәдә күчмә вакцинация эшләвен – махсус бригаданың хезмәт коллективларына чыгуын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә вакцинация яшендәге халыкның 41 процентына прививка ясалган. Ә инде хастаханәгә ятарга мәҗбүр булган авыруларның гомерен саклап калу өчен үз хезмәттәшләренең кулдан килгәннең барын да эшләячәкләренә зур ышаныч баглавын Светлана Шакирова яшереп калмады.

“Җиде көн” иҗат берләшмәсе хәбәрчеләре шулай ук Иске Урыссу һәм Бәйрәкә авылларында да халыкка вакцина ясау барышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International