Бүген, 18 июнь көнне, район башлыгы Аяз Шәфигуллин суга батучы баланы коткарган өчен Ютазы районы башлыгы рәхмәт хаты белән Илгиз Ильясовны батырлыгы, кыюлыгы һәм тәвәкәллеге өчен бүләкләде.
- Сезнең гамәлегез батырлык, фидакарьлек һәм кешелеклелек үрнәге булып тора, - диде Аяз Әдипович. - Сез тиз арада карар кабул итә алгансыз, югалып калмагансыз һәм баланың гомерен саклап кала алгансыз, үзегез үк беренче ярдәмне дә күрсәткәнсез. Гражданнарыбызның авыр вазгыятьтә бер-берләренә ярдәм итүләре горурлык хисләре уята. Бу чын каһарманнар эше, рәхмәт сезгә!
Эш болай була: Илгиз Ильясов Әбсәләм күленә килгәндә, 5-6 яшьлек кызны эзлиләр, таба алмыйлар. Аның боҗрасы йөзә, ә кыз беркайда да күренми. Озак уйлап тормастан, Илгиз Зиннур улы суга сикерә һәм ярдан 7 метрлап ераклыкта баланы судан һушын югалткан килеш алып чыга.
- Батучыларны коткару күнекмәләрем юк иде, баланы эзләп таптым да, алып чыктым. Ярый әле су чиста иде һәм мин инде тирәндә яткан кызны күрә алдым, - ди Илгиз Ильясов. – Мин бернинди батырлык та кылмадым, һәркем минем урында шулай эшләр иде, - дип шәрехли тыйнак каһарманыбыз.
https://vk.cc/c33KVa (Ютазы хәбәрләре)