Бүген Иске Каразирек авылында яшәүче Мәдинә Нәҗип кызы Сәгидова 90 яшен билгели

2021 елның 18 июне, җомга

1931 елның 18 июнендә Нәкыя апа белән Нәҗип абыйны сөендереп 6нчы бала булып кызлары Мәдинә дөньяга килә. Төпчек бала булса да, бер дә иркәләнеп үсми ул. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгәнгәдер - кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп үсә, өйдә төп ярдәмче була. Яшүсмер чагыннан ук пычкы белән урман кисәргә дә җибәрәләр аларны. Яшь булса ла бер эштән дә тарсынмый тырыш кыз.
- Колхоз кырларын ат белән дә, трактор белән дә әйләнергә туры килде, - ди ул. - Авыр эшләрне бергә күңелле итеп башкарып, бер беребезне чиратлашып ял иттерә идек, - дип искэ ала Мәдинә апа. 12 ел колхозда сарык көтә, эш арасында сөлге, кулъяулыклар да чигәргә өлгерэ. Чигү белән генә түгел, җылы, матур оекбашлар, бияләйләр, йомшак шәлләр бәйләргә дә вакыт таба ул.
Тормышның ачысын да, төчесен дә татырга өлгерә Мәдинә апа. Мәгалим абыйсы сугыш кырларында хәбәрсез югала, ә өлкән абыйсы Мәхәсим сугыштан кайтып үлә. Нинди авыр еллар...Бөтен авырлык хатын-кызлар өстенә төшә.
Әниләре Нәкыя апа гомере буе пешекче булып эшли. Шуна да кызлары да аш-суга оста булып үскәндер инде.
Мәдинә апа ялгызы гына улы Зәйтүнне тәрбияләп үстерә, аны олы тормыш юлына бастыра. Бүгенге көндә аның иң зур бәхете - улы Зәйтүн, килене Розалия, оныгы, оныкчыклары. Күзлэре күрмәсә дә ул балаларының, оныкларының тәрбиясен тоеп, кадер-хөрмәттә яши. "Ярый әле сез бар, балалар! " - дип сөенә юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International